news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанлы “Миңа нинди китапханә кирәк?“ Бөтенроссия конкурсы финалисты булды

Имәнкискә китапханәчесе проекты 3,5 мең арасында – иң яхшылар исемлегендә

  (Казан, 17 декабрь, “Татар-информ”). Лаеш районының Имәнкискә мәктәбе педагог-китапханәчесе Кәүсәрия Гаянова “Миңа нинди китапханә кирәк?“ Бөтенроссия конкурсы финалисты булды.

Конкурс РФ Мәдәният министрлыгы һәм Пушкин китапханәсе тарафыннан оештырылган. Конкурска 3500 эш тапшырылган булган. Кәүсәрия Гаянова конкурсның лонг-листына керде. Бу аның материаллары конкурсның иң яхшы 50 проекты исемлегендә дигән сүз. Материалларны “Чтение-21“ сайтында http://chtenie-21.ru/competition_Iibrary/work_fin/9851 адресы буенча карарга мөмкин, дип хәбәр итә районның “Кама ягы” газетасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot