news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанлы Кызыл мәйданга Җиңү байрагын алып чыкты

Кече сержант Фокеев мәйданда Бөек Җиңү символын күтәреп бару хокукына икенче ел рәттән лаек булды.

(Казан, 9 май, “Татар-информ”). Бүген, 9 майда, Кызыл мәйданга Җиңү байрагын Түбән Кама кешесе - кече сержант Алексей Фокеев алып чыкты, дип хәбәр итте “Беренче канал”.

Бөек Җиңү символын күтәреп бару хокукына ул икенче ел рәттән лаек булды.

“Парадта мин алып барасы байрак өч килограмм чамасы”, - дип сөйләде татарстанлы. Аның сүзләренчә, парад репетицияләрендә Җиңү байрагын 16 килограммлы тимер торба алыштырган. Бу - парад вакытында байрак йөртүче җил каршылыгын истә тотсын өчен кирәк булган.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot