Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда иң кыйммәтле машина хуҗасы 296 мең сум салым түләячәк
Татарстанда автомобиль өчен иң зур салым 296 мең сум тәшкил итә - аны Татарстанда яшәүчеләрнең берсе Bentley Continental автомобиле өчен түләячәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе башлыгы Марат Сафиуллин хәбәр итте.
«2025 елда республикада 658 берәмлек кыйммәтле машина исәпкә алынган, аларга салынган салым 86 млн сум тәшкил иткән», - дип билгеләп үтте Сафиуллин.
Ул шулай ук ассызыклаганча, узган ел эчендә кыйммәтле автомобильләр саны сизелерлек арткан. Әйтик, 2024 ел нәтиҗәләре буенча мондый машиналар нибары 389 булган.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз