news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда дивар яктырткычы аркасында чыккан янгында ир-ат һәлак булган

Әлмәттә, Төзүчеләр проспектындагы 20 нче йортта гадәттән тыш хәл килеп чыккан. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә хәбәр иттеләр.

Янгын 3 нче каттагы бер бүлмәле фатирда чыга – лоджиядәге әйберләр яна. Янгын сүндерүчеләр фатирдан 79 яшьлек ир-атны алып чыккан. Табиблар аның үлемен раслаган.

Янгынның башлангыч сәбәбе – электр җиһазларын урнаштыру һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу (электр яктырткычын лоджиядә дөрес монтажламау), диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot