news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанлы Дәүләт Думасында «Герой атасы» күргәзмәсендә катнашты

Александр Шаповал Дәүләт Думасында узган «Герой атасы» күргәзмәсендә Татарстанны тәкъдим итте. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Экспозициягә махсус хәрби операциядә һәлак булган улларының фотосурәтләре белән әтиләренең портретлары кергән. Ата-аналар ачылыш тантанасында да катнашты.

Фотографиядә Александр Шаповал кече улы Дмитрийның фотосын тоткан. Ул махсус хәрби операция зонасына үз теләге белән 2023 елның 22 июлендә китә, «Алга» батальонының миномет батареясында разведчик була. Татарстанлы торак пунктларны азат иткән өчен Суворов медале белән бүләкләнгән.

Фото: © Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте

Дмитрий Шаповал 2024 елның язында һәлак булган. Әтисе бу хакта 1 майда, аның частена гуманитар йөк белән килгәч белә. Хәрби хезмәткәр үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнде.

Әтисе махсус хәрби операция зонасыннан улының этен алып кайткан. Хәрби хуҗасыз калган ач һәм йончыган этне тапкан, аңа Джульбарс кушаматын биргән.

Александр Шаповалның өлкән улы да махсус хәрби операциядә катнаша. «Без үзебезгә килгән бәла-казаны ахыргача аңламадык», - дип таныды әти.

Чарада Кемерово өлкәсеннән Фәнис Фәсхетдинов катнашты. Аның ике улы да 2022 елдан бирле махсус хәрби операциядә катнаша, үзе яраланганнан соң хәрби хәрәкәтләр зонасыннан кайткан. Моңа кадәр мотоукчы батальонның штурм ротасы взводы командиры урынбасары була, «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә.

Фоторәсемдә Татарстан гербы төшерелгән шеврон белән бизәлгән хәрби бейсболкада махсус хәрби операция ветераны.

Ульяновск өлкәсеннән РФ Хәрби-һава көчләре сержанты Зөлфир Ханнанов улы Илдарның фотосын тоткан. Парашют-десант ротасының взвод командиры 2022 елның 3 мартында һәлак була. Аның батырлыгы нәтиҗәсендә 30дан артык хәрби коткарыла. Ул үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнә.

Тулы вәкаләтле вәкиллек матбугат хезмәтендә күргәзмәнең Россиянең кайбер төбәкләрендә узачагын билгеләп үттеләр. Аны Дәүләт Думасы белән «Ватанны саклаучылар» махсус хәрби операциясендә катнашучыларга ярдәм итү дәүләт фонды оештырган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100