news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанлы Данил Садриев Пекинда чаңгыда трамплиннан сикерү буенча финалгы чыкты

Ир-атлар арасында чаңгы белән трамплиннан сикерү буенча медальләр комплекты 6 февральдә уйнатылачак.

(Казан, 5 февраль, «Татар-информ», Дамир Садриев). Пекинда Олимпиада уеннарында Россиянең дүрт спортчысы да чаңгыда трамплиннан сикерү буенча квалификация раундын узды һәм финалга чыкты.

Төп раундка чыгучылар арасында татарстанлы Данил Садриев та бар. 18 яшьлек спортчы 97 балл белән 18нче урынны алды. Аннан тыш финалга Евгений Климов, Михаил Назаров һәм Роман Трофимов чыкты.

Чаңгы белән трамплиннан сикерү. Квалификация.

1. Мариус Линдвик (Норвегия) — 116,7 балл;

2. Роберт Юханссон (Норвегия) — 116,6 балл;

3. Пётр Жила (Польша) — 112,1 балл;

18. Данил Садриев (Россия) — 97,0.

Ир-атлар арасында чаңгы белән трамплиннан сикерү буенча медальләр комплекты 6 февральдә уйнатылачак.

Искәртеп узабыз, Россия командасында чаңгычы Наталья Непряева Пекинда Олимпиадада беренче көмеш медаль иясе булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100