Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда 50 мең сум алимент бурычы булган ир-атны хөкем иттеләр
Баулы районында 39 яшьлек ир-атка карата хөкем карары чыгарылган. Ул «Әти-әни нигезле сәбәпләре булмаган килеш, суд карарын бозып, балигъ булмаган балаларын тәрбияләү өчен алимент түләмәү» маддәсе буенча гаепле дип табылды. Бу турыда ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.
Судта билгеләнгәнчә, ир-ат балага алимент түләргә тиеш булган. Ләкин узган елның ноябреннән 2022 елның февраленә кадәр ул ярдәм күрсәтмәгән. Элегрәк бу ир-ат алимент түләмәгән өчен административ җаваплылыкка тартылган булган.
Алимент буенча гомуми бурыч 50 мең сумнан артык тәшкил иткән.
Гаепләнүче үз гаебен таныган. Ул шартлы рәвештә җиде айга ирегеннән мәхрүм ителгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз