Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанлылар Казанда узган ирекле көрәш буенча Россия чемпионатында призлы урыннар алды
Фото: ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте
Татарстанның ике спортчысы Казанда узган ирекле көрәш буенча Россия чемпионатында алтын һәм бронза медальләр яулады. Бу хакта ТР Спорт министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Җиңүчеләр арасына Светлана Липатова да керде: ул 59 килограммга кадәрге авырлык категориясендә алтын медальгә лаек булды һәм аны Казахстанда узачак дөнья чемпионатына сайлап алдылар.
Екатерина Кошкина 68 килограммга кадәр авырлык категориясендә бронза медальгә лаек булды. Бу категориядә Липецкидан Елизавета Петлякова җиңү яулады.
Ярышлар 26-27 июньдә Казанда узды. Хакасиядән Наталья Малышева, 53 килограммга кадәрге авырлык категориясендә җиңеп, үз карьерасында алтынчы тапкыр Россия чемпионатында алтын медаль яулады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз