news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанга яшь гаиләләргә торак алу өчен 5,1 миллион сум федераль субсидияләр бирелә

Шушы максатларда Россиянең 75 субъекты арасында быел 4,234 миллиард сум акча бүленә.

(Казан, 24 гыйнвар, “Татар-информ”). Татарстан яшь гаиләләргә торак сатып алу яки төзүдә ярдәм итү өчен быел федераль бюджеттан барлыгы 5,1 миллион сум субсидия алачак. Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев имзалаган әлеге карар Россия Хөкүмәте сайтында урнаштырылган.

Быел федераль бюджеттан әлеге максатларга 75 субъект арасында барлыгы 4,234 миллиард сум бүленәчәк. Дәүләт программасы буенча, торак шартларын яхшырту таләп ителгән яшь гаиләләргә балалары булмаган очракта торак бәясенең кимендә 30 проценты, ә балалары булганнарга кимендә 35 проценты күләмендә дәүләттән субсидия акчаларын бирүне күз уңында тота.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100