news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанга яңа салкыннар дулкыны килә: 9 майда кырау һәм кар көтелә

Татарстанга яңа салкыннар дулкыны килә: 9 майда кырау һәм кар көтелә
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Агымдагы атнада Татарстанда тотрыксыз һава торышы сакланачак, республикага чираттагы салкыннар дулкыны килә. Бу ТР Гидрометеорология үзәге тараткан фараздан аңлашыла.

Сишәмбе – 7 майга каршы төндә антициклон тәэсире аркасында урыны белән яңгыр һәм юеш кар кебек кечкенә явым-төшемнәр булачак. Термометр баганалары 0..+2 градуска кадәр төшәчәк. Кайбер урыннарда туфрак һәм һавада 0..-2 градуска кадәр туңдыруы мөмкин. Көндез төбәктә һава торышын чираттагы көнбатыш циклоны билгели башлый. Яңгырлар көтелә. ТР төньягында урыны белән юеш кар белән яңгырлар явачак. Һава 6..11 градуска кадәр җылыначак. Ә көньяк районнарда – +16 градуска кадәр үк.

Чәршәмбе төнендә, 8 майда, һава температурасы +3..+8 градуска кадәр, Татарстанның көнчыгышында +12 градуска кадәр тәшкил итәчәк. Көндезге сәгатьләрдә термометр баганалары +7..+12 градуска кадәр күтәрелә. Көнчыгыш районнарда циклонның җылы секторы ярдәмендә һава кыска вакытка хәтта 15..20 градуска кадәр җылына. Атмосфера фронтлары узганда вакыт-вакыт яңгырлар көтелә. Алар урыны белән яшенле булачак. Көчле җил 18-23 м/с кадәр көчәячәк.

Пәнҗешәмбе, 9 майда, салкын атмосфера фронты узганнан соң, республика территориясенә кабат төньяк һавасы килә. Бу янәдән температура фоны төшүенә китерәчәк. Тәүлекнең караңгы вакытында 0..+2 градуска кадәр суыта. Һавада һәм туфракта урыны белән 0..-3 градуска кадәр туңдыруы ихтимал. Тәүлекнең якты вакытында һава температурасы 4..9 градустан артмаячак. Шул ук вакытта яңгыр һәм юеш кар кебек кечкенә явым-төшемнәр була. Көндез җил 15-18 м/с кадәр көчәячәк.

Метеорологларның якынча мәгълүматларына караганда, җомга, 10 майда, Татарстанда циклонның тыл өлеше йогынтысы аркасында салкын һава торышы сакланачак (төнге сәгатьләрдә – 0..-3, көндезге сәгатьләрдә +4..+9 градуска кадәр). Кайбер урыннарда бераз явым-төшем булырга мөмкин. Шимбә, 11 майда, көндез +10..+15 градуска кадәр җылыта. Шул ук вакытта кечкенә яңгырлар фаразлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100