news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанга яңгырлар килә

Казанда көндезге сәгатьләрдә 14-16, Татарстан буенча – 14 градустан алып 19 градуска кадәр җылы булачак

(Казан, 25 май, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары фаразлавынча, иртәгә республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, республиканың, көньяк-көнчыгыш районнарыннан тыш, барлык территориясендә яңгыр явачак.
Казанда көндезге сәгатьләрдә 14-16, Татарстан буенча – 14 градустан алып 19 градуска кадәр җылы булачак.
Республикада 27 майга таба төндә болытлы һава торышы була, шулай ук урыны белән яңгыр, яшен булуы көтелә. Төнге сәгатьләрдә термометр баганалары 8-13 градус җылылык күрсәтәчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100