news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанга Яңа ел бәйрәмнәрендә 130 мең турист киләчәк

Бәйрәм көннәрендә туристларны 386 кунакханә, хостел, шифаханә һәм ял базалары кабул итәчәк.

Татарстанга Яңа ел бәйрәмнәрендә 130 мең турист киләчәк
Салават Камалетдинов

(Казан, 12 декабрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Яңа ел каникулларында Татарстанга 130 мең турист киләчәк. Республикада туристлар агымының 10-15 процентка артуы көтелә. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстанның Туризм буенча комитеты рәисе Сергей Иванов хәбәр итте.

«Бәйрәм көннәрендә туристларны 386 кунакханә, хостел, шифаханә һәм ял базалары кабул итәчәк. Башлангыч мәгълүматларга караганда, Яңа ел төнендә Казан кунакханәләре – 88, ә 2-7 гыйнвар көннәрендә 77 процентка тулы булыр дип көтелә», – дип хәбәр итте эксперт.

Туристлар кунакханәләрне уртача өч көнгә белешеп куя. Хәзерге вакытта кунак йортларында инде буш урыннар калмаган диярлек. Республикада Яңа ел каникулларында 500дән артык чара үткәрү күздә тотыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100