news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанга Яңа ел бәйрәмнәре чорында 110 мең турист килгән

2016 елның Яңа ел бәйрәмнәрендә исә республика 130 мең туристны кабул иткән булган.

(Казан, 11 гыйнвар, "Татар-информ"). Татарстанга Яңа ел бәйрәмнәре чорында 110 мең турист килгән, аеруча 3-6 гыйнвар көннәрендә туристлар күп күзәтелгән. 2016 елның Яңа ел бәйрәмнәрендә исә Татарстанга 130 мең турист килгән булган. Бу санның кимүе мәктәп балаларын автобусларда йөртү кагыйдәләре катгыйлануы, шуңа күрә броньланган турлардан күпләр, нәтиҗәдә, баш тартуы белән аңлатыла, дип искәртә Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте.

Бәйрәм ялларында Казан Кремле 96 мең туристны кабул иткән. Туристлар Казанда гына түгел, Зөя утрау-шәһәрчегендә дә булган, 2016 елның 31 декабреннән 2017 елның 8 гыйнварына кадәр анда 34 361 турист килгән. Болгар шәһәрчеге исә бу вакытта 6 267 турист кабул иткән (2016 елда бу чорда 4 150 турист килгән булган). Чистайны 2 188 турист барып караган, 2016 ел белән чагыштырганда бу күрсәткеч 32 процентка үскән.

Алабугага 4 218 турист барган, үткән ел әлеге чорда анда 7 327 турист килгән булган. Иске Казан музей-тыюлыгына да 1 мең турист экскурсиягә килгән, әйтик, әле 2015 елда анда 200 туристны гына кабул иткәннәр.

Туристлар Тәтешкә дә юл тоткан, андагы тарихи урыннарны 234 турист караган (2016 елда 97 турист килгән булган).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100