news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанга WorldSkills чемпионаты этапларында катнашу өчен студентлар килә

Россиянең башка төбәкләрендәге WorldSkills чемпионатында катнашучылар җиһазлар җитмәү аркасында Татарстандагы мәйданчыкларда ярышырга тели.

(Казан, 29 июль, «Татар-информ», Әдилә Зыятдинова). Россиянең башка төбәкләрендәге WorldSkills чемпионатында катнашучылар җиһазлар җитмәү аркасында VIII «Яшь профессионаллар» Илкүләм чемпионаты финалының сайлап алу ярышларын Татарстанда үткәрәчәк. ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шул хакта хәбәр итте.

«Ярышлар мәйданчыгына WorldSkills Russia берлеге тәкъдим иткән җиһазлар урнаштырылырга тиеш, биредә бернинди чигенүләр дә була алмый. Барлык төбәкләрнең дә мондый мөмкинлекләре юк. Безгә күршеләрдән мөрәҗәгатьләр күп килә, алар үз катнашучылары өчен безнең инфраструктурадан файдалануны сорый, без аларның гозерен үтибез», - дип ачыклык кертте спикер.

Поминов сүзләренчә, Татарстанга Марий Эл, Башкортстан һәм Дагыстан республикаларыннан заявкалар килгән инде. Барлык катнашучылар да мәҗбүри рәвештә Covid-19 коронавирусына тест узачак.

Конкурсантлар компетенцияләр үзәгендә ярышачак. Биредә алар өчен камералары булган махсус мәйданчык җиһазландырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100