news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанга ВИЧка каршы көрәш өчен федераль бюджеттан 47 миллион сум бүлеп бирелә

РФ Хөкүмәте төбәкләргә иммунодефицит вирусы, В һәм С гепатиты белән көрәшүгә барлыгы 2,28 миллиард сум юнәлткән.

(Казан, 2 ноябрь, «Татар-информ»). Быел Татарстанга ВИЧ, В һәм С гепатиты белән көрәшүгә федераль бюджеттан 46,9 миллион сум акча бүлеп бирәчәкләр. Шул хактагы документ агымдагы елның 27 октябрендә Россия Хөкүмәте утырышында каралган һәм хупланган. 29 октябрьдә бу хактагы карар РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев тарафыннан имзаланган, дип хәбәр итә Россия Хөкүмәте матбугат хезмәте.

Бюджетара трансферлар төбәкләргә вирус йоктырган гражданнарны дару препаратлары белән тәэмин итү һәм дәвалау өчен юнәлдереләчәк. РФ Хөкүмәте төбәкләргә иммунодефицит вирусы, В һәм С гепатиты белән көрәшүгә барлыгы 2,28 миллиард сум бүлеп биргән.

news_right_1
news_right_2
news_bot