Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанга Үзбәкстан Премьер-министры килде

Үзбәкстан Премьер-министры Абдулла Арипов Татарстанга эш сәфәренә килде. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән алар «Алабуга» махсус икътисадый зонасын караган. Бу хакта «Татар-информ»га республика җитәкчесе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Үзбәкстан делегациясе Татарстанга Россия Федерациясенә эш сәфәре кысаларында килде. Мәскәүдә Россия һәм Үзбәкстан премьер-министрлары Михаил Мишустин һәм Абдулла Арипов очрашты.
«Алабуга» махсус икътисади зонасында Ариповка махсус территориянең өстенлекләрен тәкъдим иттеләр. Махсус икътисади зонада булудан тыш, Татарстанның сәнәгать һәм икътисади потенциалын тәкъдим итү һәм киңәйтелгән составтагы рәсми очрашу булырга тиеш.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз