news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанга Урта Азиядән китерелә торган яшелчә, җиләк-җимеш күп очракта зарарланган була

Россельхознадзор 2 тоннадан артык бозык продукцияне юкка чыгарган.

Татарстанга Урта Азиядән китерелә торган яшелчә, җиләк-җимеш күп очракта зарарланган була
архив/Александр Эшкинин, Регина Гумарова

(Казан, 5 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанга Урта Азиядән кертелә торган яшелчәгә һәм җиләк-җимешкә еш кына корткычлар зыян салган була. Бу турыда «Татар-информ»да матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы буенча фитосанитар күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Альберт Кадыйров сөйләде.

«Фитосанитария профилактикасы һәм санитария нормаларын үтәмгән өчен административ җаваплылык яный, хокук бозучыга 10 мең сумга кадәр штраф каралган. Моннан тыш, Татарстан Республикасына кертелә торган яшелчә һәм җиләк-җимеш бер кешегә 5 кг чамасы гына рөхсәт ителә,  чәчәк бәйләме дә өчтән артырга тиеш түгел. Бу чикләүдән арткан продукция тикшерелергә һәм санитария нәтиҗәсе ясалырга тиеш», — диде Кадыйров.

Спикер сөйләвенчә, 2018 елда Россельхознадзор инспекторлары 4 меңнән артык авиарейсны тикшергәннәр һәм 2 тоннадан артык бозык продукцияне юкка чыгарган. Зарарланган продукция күпчелек очракта Азәрбайҗан, Таҗикстан һәм Үзбәкстаннан кертәләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot