news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанга урак вакытында чит төбәкләрдән дә комбайнчылар киләчәк

Республика кырларында җылы як төбәкләрдән килгән 100ләп комбайн эшләячәк.

(Казан, 17 август, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). “Уңыш-2017” операциясендә катнашу өчен, үзләрендә урып-җыюны төгәлләгән чит төбәк комбайнчылары да киләчәк. Бу хактагы мәгълүматны Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов раслады.

“Сүз дә юк, безнең дә, һава шартлары әйбәт торса, уңышны Краснодар өлкәсендәге кебек, июль аенда ук җыеп аласы килә. Әмма без быел, киресенчә, уракка ике атна соңрак төштек. Августның икенче яртысы һәм сентябрь урагы берникадәр югалтуларга китерәчәк. Иртәнге чык һәм караңгының иртә төшүеннән дә тора бу. Ә менә июль ае инде ул чып-чын урак ае. Эшне тизләтү ягыннан без республикага Краснодар, Ростов, Ставрополь өлкәләреннән дә комбайннар чакырттык. Бер ай буе инде без бу турыда сөйләшүләр алып бардык. Татарстан кырларында, мәсәлән, Нурлат районының “Сөләйманов” крестьян-фермер хуҗалыгында 3 чит төбәк комбайнчысы эшли инде. Тагын бишесенең килүе көтелә. Билгеле, бу комбайнчыларны эре холдингларга гына чакыру җиңел дә, кирәк тә. Татарстанда чит төбәктән килгән 100гә якын комбайнчы эшләячәк, – диде Илдус Габдрахманов.

Искәртеп узабыз: Татарстан кырларында бүген 3500 комбайн эшли. Иң алдынгы 200 комбайнчыга Президент тарафыннан 100әр мең сум премия биреләчәк. Республика игенчеләре 15 августка 1 миллион тонна ашлык суктырып алды. Урып-җыюның 26 проценты төгәлләнгән. Бер гектардан уртача уңыш 36,6 центнер чыга.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100