news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанга тилчә авыруы үтеп керүне кисәтү өчен махсус постлар куелган

ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Илдар Ногманов тилчәнең терлек азыгы белән керү куркынычы булуын искәртте.

(Казан, 1 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанга тилчә авыруы үтеп керүдән саклану максатыннан ветеринария постлары куелган.

ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, парламентның Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында, тилчә керү куркынычын искәртеп, республикада нинди чаралар күрелгәнен сорады.

«Чыннан да, андый куркыныч бар. Тилчә Казахстанда, Оренбург өлкәсендә ачыкланган иде. Тилчә — тиз тарала торган вируслы чир. Казахстанның төньяк өлешендә терлекләрнең күпчелеге авырый. Тилчәнең терлек азыгы белән керү куркынычы да бар», — диде ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Илдар Ногманов.

Ул республикада терлек тотучыларга аңлату эшләре барганын искәртте. «Гыйнвар буе белгечләр районнарга, авыл җирлекләренә чыгып, документсыз терлек кертелмиме дип, тикшереп йөрде. Бу арада өстәмә йөреп чыгабыз. Постлар да куелган. Саескан тавы күперендә, Түбән Кама, Соколка, Ильинка һәм башка кичүләрдә постлар эшли. Документсыз хайваннар кертелүгә тикшерәләр», — дип белдерде.

Илдар Ногманов, төрле авыруларны кисәтү максатыннан, Россия төбәкләре белән чиктәш районнарда утырышлар үткәрелгәнен әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100