news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанга тилчә авыруы куркынычы янамый – Ветеринария идарәсе

Үткәрелә торган барлык чаралар аңлату, вирус республикага кермәсен дип кисәтү эшләреннән гыйбарәт.

(Казан, 11 октябрь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). “Бәхеткә, тилчәгә каршы профилактика чаралары үткәрелә дип сөйләү Татарстан өчен актуаль түгел. Бездә тилчә вирусы учаклары юк, республика территориясенә куркыныч янамый”, – диде Татарстан Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең терлекләрдә йогышлы авырулар һәм әлеге авыруларга каршы чаралар уздыруны оештыру бүлеге җитәкчесе Александр Козлов. – Без үткәрә торган чаралар аңлату, вирус республика кермәсен өчен кисәтү эшләреннән гыйбарәт.

Эксперт сүзләренчә, Башкортстанда медицина хезмәткәрләре көндәлек тикшерүләр үткәрә. Авыру хайваннар белән бәйләнештә булучылар саны билгеле. Бу 800 дән артык кеше. Шуларның 145е балалар. Бүгенге көнгә Баашкортстан Республикасы буенча Роспотребнадзор оешмасы биргән мәгълүматларга карасаң, тилчә авыруы йоктырган бер генә кеше дә юк.

Шунысын искәртеп узарга кирәк, тилчә вирусын чи ит һәм кайнатылмаган сөт кулланган, авыру малны тәрбияләгән очракта гына йоктырырга мөмкин. 

“Башкортстанда авыру терлекләр үз вакытында ачыкланып, юк ителгән. Шуңа күрә халык зарарланырга өлгермәгән. Шулай булуга карамастан, әлеге җирлектәге кешеләр билгеле бер вакыт аралагында вирус йөртүче булып саналырга мөмкин. Шунысын әйтик, тилчә вирусы тиз дәлилләнә һәм югары температурада үлә. Термик эшкәртү узган ризыклар халык өчен куркыныч тудырмый”, – дип билгеләп үтте Ветеринария идарәсе белгече.

Моннан тыш, Башкортстан хезмәтләреннән алынган мәгълүматлар буенча, вирус табылган авылларда җитештерелгән товарлар да куркыныч түгел.

“Әйтергә кирәк, Бәләбәй сөт заводында бүгенге көндә сөт 60-70 градуста икешәр кат пастеризацияләнә. Бу факт өстәмә гарантия бирә”, – дип тә искәртте Александр Козлов.

Тилчә вирусын, нигездә, балалар авыррак кичерә. Олы кеше организмы авыруга чыдамрак. Авыруның беренче билгесе булып, 40 градуска кадәр тән температурасы күтәрелү, малларда күзәтелгән кебек үк лайлалы тышчалар һәм тән өслеге бозылу тора. Авыру билгеләре дип шикләнсәгез, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100