news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанга терлекләрдәге тилчә авыруын кертмәү буенча вазгыять контрольдә – Айрат Гәрәев

Ветеринария-санитария постлары 11 гә җиткерелгән.

(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның, Башкортстан белән чиктәш булган барлык районнарында, тилчәдән саклану өчен ветеринария-санитария постлары куелган. Аларның саны башта 10 булса, хәзер 11 гә җиткерелгән. Бу хакта бүген Татарстанның Дәүләт Советында Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Айрат Гәрәев хәбәр итте.

Аның сүзләренә караганда, Башкортстанның Туймазы районына аеруча якын Баулы һәм Ютазы районнарына аеруча зур игътибар бирелә. «Беренче көнне Ютазы, Баулы районында 3 пост, икенче көнне Актаныш районы территориясендә 4 пост куйдык, аннары Ютазы районында өстәмә пост булдырылды, Мөслим районында да пост бар. Бүген вазгыять контрольдә. Безнең бурыч – республика территориясендә шушы очракларга юл куймау. Юллар ябылган, машиналар дезинфекцияләнә. Актанышның Агыйдел елгасы аша машиналар паром аша уза, туктатып тикшерелә һәм дезинфекцияләнә. Якын арада Ютазы белән Баулыда терлекне вакциналаштыру да планлаштырыла. Барысы да Башкортстандагы хәлләргә бәйле булачак», - диде Айрат Гәрәев.

Ул тилчә очракларының Башкортстанда башта ике торак пунктта, «Нур» агрофирмасында теркәлүен, аннары атна дәвамында тагын ике пункт өстәлгәнен әйтте.

Исегезгә төшерәбез, Башкорстанның Туймазы районында тилчә авыруы вирусы табылып, мең башка якын мал-туар юк ителде. Тилчә авыруы соңгы тапкыр Татарстанда – 1986, Башкортстанда 1977 елда теркәлгән. Ул – карантинлы үтә куркыныч, йогышлы авыру.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100