news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанга тагын якынча 35 яңа мәктәп кирәк

Быел “Якты Үзәнлек”, “Салават Күпере” торак комплексларында һәм Минская урамында өч мәктәпне төзеп бетерү планлаштырыла.

Татарстанга тагын якынча 35 яңа мәктәп кирәк
minstroy.tatarstan.ru

(Казан, 7 февраль, “Татар-информ”, Елена Кривопатре). Татарстанга тагын 35 кә якын яңа мәктәп кирәк. Бу хакта журналистлар белән очрашуда Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Илшат Гыймаев җиткерде.

“Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматлары буенча, республикага 35 кә якын мәктәп, шул исәптән унлап балалар бакчасы кирәк. Билгеле, әлеге мәсьәләне берьюлы чишү өчен бюджетта андый акчалар юк. Күп эшләр башкарыла, әмма эшлисе дә шактый әле”, - дип билгеләп үтте Илшат Гыймаев.

“Татарстанның эре шәһәрләрендә хәлдән чыгу өчен ике сменада укытыла. Нигездә, эре шәһәрләрдә дә һәм район үзәкләрендә дә инде урыннарга зур дефицит күзәтелми”, - дип җиткерде спикер.

Мәктәпләр һәм балалар бакчалары төзелешенә федераль бюджеттан 65 процентлап акча күчә, калган сумманы республика бүлеп бирә.

Быел тагын өч мәктәпне -  “Якты Үзәнлек”, “Салават Күпере” торак комплексларында һәм Минская урамында төзеп бетерү планлаштырыла.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100