news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанга тәҗрибә тупларга килдек, чөнки күрсәткечләр әйбәт - Дәүләт Думасы депутаты

Дегтярев сүзләренчә, Татарстан – ГТО, халыкны спортка тарту юнәлешендә, туристлык тармагында лидер.

Татарстанга тәҗрибә тупларга килдек, чөнки күрсәткечләр әйбәт - Дәүләт Думасы депутаты
prav.tatarstan.ru

(Казан, 29 июнь, "Татар-информ", Надежда Гордеева). Бүген Казанда Дәүләт Думасының Физик культура, спорт, туризм һәм яшьләр эшләре буенча комитетының күчмә утырышы башланганчы, комитет рәисе Михаил Дегтярев Конфедерацияләр Кубогы ярымфинал матчында кичәге Португалия – Чили уены тәэсирләре белән бүлеште.

“Кичә без Португалия – Чили матчының нинди уңай көч бирүен күрдек. Куркынычсызлык чаралары югары дәрәҗәдә тәэмин ителгән иде. Бер генә күңелсез хәл дә булмады. Җанатарлар бар да бәхетле. Бу - Казандагы чын футбол бәйрәме иде. Республика җитәкчелегенә әлеге искиткеч бәйрәм өчен рәхмәтебезне белдерәбез”, - диде журналистларга Дәүләт Думасы депутаты.

Ул шулай ук Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән бүген булган очрашуда республикада спорт һәм туризм үсеше турында сөйләшүләрен җиткерде.
“Без әлеге тармакларда үсеш динамикасын карыйбыз. Республика үрнәгендә яшьләрне тәрбияләү өчен без бирегә тәҗрибә тупларга килдек. Чөнки барлык күрсәткечләр әйбәт. Татарстан – ГТО буенча лидер, халыкны спортка тарту буенча, туристлык тармагында лидер. Быел Татарстанга 3,2 млнлап турист килүе көтелә. Бу - соклангыч күрсәткеч, көньяктагы сәламәтлек саклау төбәкләре – Кубань һәм Кырым белән тиңләшерлек” , - дип билгеләп үтте М. Дегтярев.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot