news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанга Төрекмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов килде

Төрекмәнстан делегациясе Татарстанда җитештерелгән сәнәгать продукциясе күргәзмәсе белән танышты.

Татарстанга Төрекмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов килде
tatarstan.ru

(Казан, 23 июнь, «Татар-информ»). Бүген Татарстанга эшлекле сәфәр белән Төрекмәнстан Республикасы Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов килде. «Казан» халыкара аэропортында мәртәбәле кунакны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин һәм Казан мэры Илсур Метшин каршы алды. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашу барышында Гурбангулы Бердымөхәммәдов җитәкчелегендәге Төрекмәнстан делегациясе Татарстанда җитештерелгән сәнәгать продукциясе күргәзмәсе белән танышты. «КАМАЗ» үзенең йөк автомобильләрен, автобусларын, шул исәптән газда эшләүче автобусларны һәм электробусларны тәкъдим итте. «Казан вертолет заводы» медицина модуле белән җиһазландырылган «Ансат» җиңел вертолетын күрсәтте.

Шулай ук Төрекмәнстан Президенты «Татнефть» компаниясе җитештерә торган нефть чыгару һәм нефть эшкәртү өлкәсендәге яңа технологияләр белән танышты. Газ балоннары җиһазларын урнаштыру тәҗрибәсе турында РариТЭК компанияләр төркеме вәкилләре сөйләде. Моннан тыш, экспозициядә А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы, «Химград» технополисы, КЭР-Холдинг, Казан Гипронииавиапром һәм Татарстанның башка компанияләре катнашты.

Бүген эшлекле программаның төп өлеше булып, Татарстан Президенты белән Төрекмәнстан Президентының Казан Кремлендә ике яклы очрашуы һәм киңәйтелгән составта сөйләшүләр булачак. Очрашу барышында хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре буенча фикер алышу планлаштырыла, ә ахырда автомобиль төзелеше, нефть химиясе, мәгариф өлкәләренә кагылышлы берничә килешүгә имза салу планлаштырыла.

Шулай ук Гурбангулы Бердымөхәммәдов һәм Рөстәм Миңнеханов Казанда «Сабантуй» татар халык милли бәйрәменә барачаклар. Бәйрәмдә республика районнарының милли ишегалларын һәм спорт ярышларын караячаклар.

Төрекмәнстан делегациясе составына шулай ук Хөкүмәт Рәисе урынбасарлары, чит ил эшләре, спорт һәм яшьләр сәясәте, мәдәният министрлары керде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100