news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанга Свердловск өлкәсеннән килгән йөк машинасына ут капкан

Янгын кичә кич М7 трассасының 1016нчы километрында - «Тургай» йөк автомобильләре тукталышында булган.

Татарстанга Свердловск өлкәсеннән килгән йөк машинасына ут капкан
ГУ МЧС России по РТ

(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ»). Печенье төяп, Свердловск өлкәсеннән килгән  йөк автомобиленә Алабуга районында ут капкан, шоферның тәне пешкән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Янгын кичә кич М7 трассасының 1016нчы километрында - «Тургай» йөк автомобильләре тукталышында булган.

«Рено» йөк автомобиле һәм аның тагылмасына ут капкан, янгынның мәйданы 60 квадрат метр тәшкил иткән.

Янгынны сүндерергә тырышкан вакытта шоферның тәне пешкән. Табиблар аңа урында ук медицина ярдәме күрсәткән.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, йөк автомобиле ватык булганга, янгын чыккан.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot