news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанга Суданның тышкы сәүдә министры килә

Татарстанга Суданның тышкы сәүдә министры килә

(Казан, 22 декабрь, "Татар-информ", Ирина Пашкеева). Бүген кич белән Татарстанга тышкы сәүдә министры Абд әл-Хәмид Муса Каша җитәкчелегендә Судан Республикасы делегациясе килә.

Ике көнлек визит кысаларында "КамАЗ" ААҖ, "Түбән Кама Шина", "Казан вертолет заводы" кебек эре производстволарда булу каралган. "Казан вертолет заводы"нда хәбәр итүләренчә, бу Судан вәкилләре белән беренче очрашу, предприятие әлеге ил белән эшлекле элемтә урнаштырырга ниятли.

Абд әл-Хәмид Муса Каша Яшел Үзәндәге "Серго исемендәге завод" ("POZIS") җитештерү берләшмәсенә барырга һәм суыткыч призводствосына 45 ел тулу бәйрәмендә катнашырга җыена.

news_right_1
news_right_2
news_bot