Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанга «Спутник V» вакцинасының яңа партиясе кайтартылды
Кичә «Спутник V» вакцинасының 40 200 дозасы килгән.
(Казан, 23 июль, «Татар-информ»). Татарстанга «Спутник V» вакцинасының яңа партиясе кайтартылды. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков сөйләде.
«Кичә «Спутник V» вакцинасының 40 200 дозасы килде», — дип билгеләп үтте ул.
Якын арада республикада бер компонентлы «Спутник Лайт» препараты булдырылачак. Ул бер кат прививка ясатып, иммун системасы түбән булган кешеләр өчен каралган. Шул ук вакытта, министр урынбасары билгеләп үткәнчә, теркәлгән барлык препаратлар да («Спутник V», «ЭпиВакКорона» һәм «КовиВак») икенче кат вакцинацияләү өчен туры килә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз