news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанга социаль-икътисади күрсәткечләре өчен бюджеттан өстәмә акча бүлеп бирелә

Бюджетара трансфертның күләме халык санын һәм төбәкнең бюджет чыгымнары индексын исәпкә алып билгеләнә.

(Казан, 12 декабрь, «Татар-информ»). Иң яхшы социаль-икътисади күрсәткечләргә ия 40 төбәк федераль бюджеттан өстәмә акча алачак. Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев шул хактагы карарга кул куйды, дип яза «Российская газета».

Территорияләрне социаль-икътисади яктан үстерү буенча иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкән төбәкләргә бюджетара трансфертлар бирелә. Быел андый субъектларның саны 20дән 40ка җитте. Бюджетара трансфертның күләме халык санын һәм төбәкнең бюджет чыгымнары индексын исәпкә алып билгеләнә.

Төбәкләр арасында барлыгы 20 миллиард сум акча бүленәчәк. Лидерлар өчлегендә Саха (Якутия), Татарстан республикасы һәм Мәскәү өлкәсе бар.

news_right_1
news_right_2
news_bot