news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанга шторм якынлаша

Алдагы тәүлектә республикада яшенле яңгыр явачак, җилнең тизлеге көчәячәк.

(Казан, 29 май, «Татар-информ»). Татарстанга шторм якынлаша. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Иртәгә, 30 майда, республика территориясендә көндез һәм кичен җилнең тизлеге урыны белән секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк.

Кичкә таба һава торышы начарая. Җилнең тизлеге секундына 20-25 метрга кадәр җитәргә, яшенле яңгыр яварга мөмкин.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot