news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанга салкыннар килде, көндез -14 градус салкын булачак

Татарстанга салкыннар килде, көндез -14 градус салкын булачак
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Чәршәмбе, 22 гыйнварда, Татарстанда көндез явым-төшем көтелми.

ТР Гидрометүзәге мәгълүматларына караганда, республикада җил төньяк-көнбатыштан көтелә: иртән аның тизлеге 9 — 14 м/с тәшкил итәчәк, әмма урыны белән тизлеге 16 — 21 м/с ка кадәр җитәргә мөмкин, ә көндез ул 6 — 11 м/с ка кадәр булачак.

Иртән температура -16...21 градус салкын булача, аязганда термометр баганалары -24 градус күрсәтәчәк. Көндез бераз җылырак – 14...-19 градус кадәр көтелә.

Юлларда бозлавык барлыкка килергә мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot