news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанга сәфәрдән соң Владимир Путин Чувашиягә китте

Россия Президенты Владимир Путин, Татарстанга ике көнлек эш сәфәреннән соң, Чувашия Республикасына килде. Бу хакта РИА Новости яза.

Чәршәмбе дәүләт башлыгы Казанга «Киләчәк уеннары» Халыкара мультиспорт турниры ачылышында катнашырга килде. Башта Владимир Путин С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация заводында булды. Россия лидерына биредә төзелә һәм модернизацияләнә торган һава судноларын күрсәттеләр. Дәүләт башлыгы яңа техникаларны караган вакытта Ту-160М самолетына Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев исемен бирергә тәкъдим итте, шулай ук самолет бортына менде.

Аннары ул шулай ук Татарстанга килгән берничә ил лидеры — Үзбәкстан Президенты Шәвкат Мирзиёев, Кыргызстан Президенты Садыр Жапаров, Казахстан Президенты Касым-Жомарт Токаев, Сербия Республикасы Президенты Милорад Додик, Таҗикстан Президенты Эмомали Рахмон белән очрашты. Кич белән барысы да «Киләчәк уеннары»ның тантаналы ачылышында катнашты.

Бүген дәүләт башлыгы безнең республикага сәфәрен дәвам итте: Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашты, алар Казанда перинаталь үзәк һәм хоспис ачты, шулай ук республикада «СИБУР» фәнни тикшеренүләр үзәге төзелешенә старт бирде.

Аннары Россия Президенты Ту-160М самолетында очарга һәм «КАМАЗ» автомобилендә М12 яңа федераль трассасында йөреп карарга булды. Моннан тыш, Владимир Путин автоюл үсеше турында доклад тыңлады, логистик автомобиль компанияләре һәм йөк транспорт чарасы йөртүчеләре белән очрашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100