news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанга «Ростех» дәүләт корпорациясе башлыгы Сергей Чемезов килде

Дәүләт корпорациясе башлыгы һәм ТР Президенты «КАМАЗ» акционерларының гомуми җыелышында катнашачак.

Татарстанга «Ростех» дәүләт корпорациясе башлыгы Сергей Чемезов килде
архив kremlin.ru

(Казан, 29 июнь, «Татар-информ»). Бүген Татарстанга эш сәфәре белән «Ростех» дәүләт корпорациясе генераль директоры Сергей Чемезов килде. «Бигеш» аэропортында аны ТР Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды. Бу хакта республика башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Сергей Чемезов аэропорттан Чаллыга юл тотты. Ул анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән бергә «КАМАЗ» акционерларының гомуми җыелышында катнашачак, чарада компаниянең 2017 елда башкарган эшчәнлегенә нәтиҗә ясаячаклар.

«Ростех» корпорациясе Татарстанга төбәктәге активларга алмашка «КАМАЗ»ның 6 процент акциясен тапшырырга ниятли. Хәзерге вакытта дәүләт корпорациясе «КАМАЗ» акцияләренең 49,9 процентын контрольдә тота.

Миңнеханов белән Чемезов шулай ук «Кванториум» балалар технопаркында булачак, «КАМАЗ» футбол мәктәбендә шөгыльләнүчеләр белән очрашачак һәм «КАМАЗ-Мастер» командасының спорт техникасы белән танышачак. Моннан тыш, алар автозаводның 2019 елда узачак 50 еллыгына әзерләнү һәм үткәрү буенча киңәшмәдә катнашырга ниятли.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100