Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанга Россиянең музей җитәкчеләре җыела
Казанда “Музей эшчәнлегендә актуаль сораулар” темасына фәнни-гамәли төбәкара семинар үтәчәк.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 24 октябрь, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). 26 октябрь көнне Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында Идел буе федераль округы музей хезмәткәрләре өчен “Музей эшчәнлегендә актуаль сораулар” дип исемләнгән семинар үтәчәк. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына Татарстан Милли музееның матбугат үзәге җитәкчесе Руфия Мөхетдинова хәбәр итте.
“Семинар кысаларында “Идел буе федераль округы музейлар советы” регионара иҗтимагый оешмасының утырышы уза, - ди Руфия Мөхетдинова. Семинарны ТР Мәдәният министрлыгы ярдәмендә Татарстан Республикасы Милли музее, И.А.Гончаров исемендәге Ульяновск өлкәсе туган як музее оештыра. Семинарда музей эшчәнлегенә кагылышлы хокуки-норматив сораулар күтәреләчәк. Идел буе музейлары җитәкчеләре туризм, музейара күргәзмәләр һәм төрле оешмалар белән оештырылган бердәм чаралар юнәлешендә төп хезмәттәшлек мәсьәләләре каралачак”.




Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз