news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанга Россия вице-премьеры Юрий Борисов килде

Ул Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының йомгаклау коллегиясендә чыгыш ясаячак.

(Казан, 19 февраль, «Татар-информ»). Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Юрий Борисов Татарстанга эш сәфәре белән килде. «Бигеш» халыкара аэропортында аны Татарстан Президенты Рөстәм Минеханов каршы алды.

Бүген Юрий Борисов «Алабуга» махсус икътисади зонасында булачак һәм композит материаллар җитештерүне үстерү буенча киңәшмә үткәрәчәк. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Иртәгә, 20 февральдә Россия вице-премьеры «Казан мотор төзелеше-җитештерү берләшмәсе”ндә яңа газ турбинасы корылмасы ачылышында катнашачак һәм Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының йомгаклау коллегиясендә чыгыш ясаячак.

news_right_1
news_right_2
news_bot