news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанга Россия вице-премьеры Дмитрий Козак килде

Россия Федерациясе вице-премьеры автомобиль заводлары Кама комплексына нигез салынуга 50 ел тулуга әзерлек утырышында катнашачак.

Татарстанга Россия вице-премьеры Дмитрий Козак килде
tatarstan.ru

(Казан, 10 апрель, “Татар-информ”). Бүген Татарстанга эш сәфәре белән Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Козак килде. "Бигеш” халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Россия Федерациясе вице-премьеры сәфәренең төп максаты - автомобиль заводлары Кама комплексына нигез салынуга 50 ел тулуга әзерлек һәм бәйрәм итү буенча оештыру комитеты утырышында катнашу.

Утырыш алдыннан Дмитрий Козак Рөстәм Миңнеханов белән бергә Чаллы автогигантының җитештерү мәйданчыкларын карап чыгарга, шулай ук Чаллы шәһәрен төзекләндерү һәм инфраструктура объектларын алга таба үстерү планнары белән танышырга планлаштыра.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot