news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанга Россия төбәкләреннән килгән 5 меңнән артык кеше изоляциядә яши

Татарстанда коронавирус белән бәйле изоляциядә барлыгы 7,6 меңнән артык кеше исәпләнә.

 Татарстанга Россия төбәкләреннән килгән 5 меңнән артык кеше изоляциядә яши
Рамиль Гали

(Казан, 5 май, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда коронавирус белән бәйле изоляциядә Россиянең башка төбәкләреннән килгән 5 мең 635 кеше исәпләнә. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта Роспотребнадзор хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина әйтте.

Гомумән алганда, ике атналык карантинда 7 мең 647 кеше исәпләнә, алар арасында чит илдән кайткан 252 кеше, Covid-19 белән авырган һәм коронавируска шикле булган кешеләр белән контактта булган 1760 кеше.

Марина Патяшина сүзләренчә, изоляция режимын бозу белән бәйле җиде очрак ачыкланган. Хокук бозу фактлары Бөгелмә, Казан, Чаллы шәһәрләрендә, Лаеш, Яшел Үзән районнарында теркәлгән.

20 апрельдән, кеше Россиянең нинди генә өлкәсеннән килсә дә, ике атналык изоляция чарасы гамәлгә кертелде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100