Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанга Россия-Кытай инвестицион фондының өлкән вице-президенты килде
ТР Инвестицион үсеш агентлыгында очрашуда, “СМАРТ Сити Казань” проектын гамәлгә ашыру кысаларында хезмәттәшлек итү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар
(Казан, 16 июль, «Татар-информ»). Татарстанга Россия-Кытай инвестицион фондының өлкән вице-президенты Лей Тенга эш визиты белән килде. Кытай делегациясе составына Кытайның Шэньси провинциясе Сиань-Саньянь шәһәренең яңа районнары үсеш идарәсе вәкилләре кергән.
ТР Инвестицион үсеш агентлыгында очрашуда, “СМАРТ Сити Казань” проектын гамәлгә ашыру кысаларында, Татарстан белән Кытайның хезмәттәшлек итү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Кытай делегациясе әгъзаларына республиканың инвестицион потенциалы һәм инвестицион мәйданчыклары, Татарстан үсешенең перспективалы юнәлешләре, ТР территориясендә үз бизнесларын үстерүче чит ил компанияләре тәҗрибәсе тәкъдим ителде. Шулай ук Кытай провинцияләре белән инвестицион хезмәттәшлекне киңәйтү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, дип хәбәр итә ТР Инвестицион үсеш агентлыгы матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз