news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанга Россия Федерациясе Президенты ярдәмчесе һәм Россиянең транспорт министры килде

Игорь Левитин һәм Максим Соколов Түбән Камада Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында катнаша.

(Казан, 27 гыйнвар, “Татар-информ”). Россия Федерациясе Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин һәм Россиянең транспорт министры Максим Соколов эшлекле сәфәр белән Түбән Камага килде. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кунакларны “Бигеш” халыкара аэропортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алган.

Түбән Камада Игорь Левитин һәм Максим Соколов Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында катнашалар. Коллегия утырышы 2016 елда республика транспорт комплексының эше нәтиҗәләрен һәм 2017 елга бурычларын карауга багышланган.

Моннан тыш, кунаклар Шәһәр электр транспорты предприятиесендә булырга һәм яңа шәһәр җәмәгать электротранспорт берәмлекләрен карарга планлаштыра.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot