news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанга Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Максим Акимов килде

Аны «Казан» аэропортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды.

Татарстанга Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Максим Акимов килде
tatarstan.ru

(Казан, 24 май, "Татар-информ"). Бүген Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Максим Акимов Татарстан Республикасына эш сәфәренә килде. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Казан» аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башка рәсми затлар каршы алды.

 Татарстанга эш сәфәре кысаларында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Иннополис шәһәренә барачак, анда Стратегик инициативалар агентлыгының (АСИ) цифрлы хәл ителешләр конкурсына йомгак ясау тантанасында катнашачак.

Максим Акимов шулай ук Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының "Цифрлы мәгариф киңәшмәсендә дә катнашачак.

Моннан тыш, ул Иннополиста «Цифрлы Икътисад» КАБОның Күзәтүчеләр советы утырышын һәм Россиядә 5G элемтә челтәрләрен үстерү буенча киңәшмә уздырачак.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100