news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанга Ренат Акчурин килде

Бүген Россиянең танылган кардиохирургы Ренат Акчурин Яр Чаллының кичектергесез медицина ярдәме хастаханәсендә булды

(Казан, 10 июнь, “Татар-информ”). Бүген Россиянең танылган кардиохирургы Ренат Акчурин һәм Санкт-Петербургның И.Джанелидзе исемендәге кичектергесез ярдәм фәнни-тикшеренү институты директоры Сергей Багненко Яр Чаллының кичектергесез медицина ярдәме хастаханәсендә булдылар. Аларны Татарстан сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов озатып йөрде.
Билгеле булганча, республикага РФ субъектларының 2010 елда юл-транспорт һәлакәтләрендә зыян күрүчеләргә, кан тамырлары һәм онкологик авырулары булган кешеләргә медицина ярдәмен күрсәтүгә әзерлеген бәяләү комиссиясе килә. Сергей Багненко әлеге комиссия составына керә. Иртәгә Ренат Акчуринга Әлмәт шәһәренең “Татнефть” медицина-санитар частен күрсәтү планлаштырыла. Бу турыда ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.  

news_right_1
news_right_2
news_bot