Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанга Раштуа суыклары килә
7-9 гыйнварда һава температурасы сизелерлек төшәчәк
(Казан, 5 гыйнвар, «Татар-информ»). 7-9 гыйнвар көннәрендә Урал артына китеп барган циклон тәэсирендә Татарстан территориясендә һава температурасы сизелерлек төшәчәк.
7 гыйнвар төнендә 22-27 градуска кадәр салкынайта, урыны белән аязган вакытта - 32 градуска кадәр. Көндез 20-25 градус суык көтелә.
8 гыйнварда төнлә 28-33 градуска кадәр суыта, республиканың көнчыгышында һәм түбәнлектәге районнарда - 37 градуска кадәр. Көндез 23-28 градус салкын булуы ихтимал.
9 гыйнварда да Татарстан территориясендә көчле салкыннар сакланачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз