news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанга “польский кошелек” кайткан

Ягъни акча таптым, кемнеке?

(Казан, 24 ноябрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Кырыгалдарларның кешеләрне төп башына утырта торган “классик спектакле” – “польский кошелек” Татарстанда янә баш калкыткан.

Өченче көн банктан 46 мең сум акчасын салдырып өенә кайтып барган пенсиядәге хатын-кыз алдында бер ир кеше җирдән акча кабы “табып” алган да бүлешергә тәкъдим иткән. Шулчак, акча югалтып калдырдым, дип икенче ир кеше килеп, акчасын таләп итә башлаган. Санап карасалар, акча ул әйткәнчә түгел, төгәлрәге, янәсе, җитми. Шуңа хатын-кыздагы акчаны санап карарга булалар һәм, ирләрнең берсе купюраларны җәһәт кенә урталай бөгеп (оперативниклар аны “подлом” дип атый), акчаны кайтара, ләкин 30 мең сум җитмәгәнен инде ул соңыннан гына абайлап ала. Шулай итеп, пенсионерның “акча табу” шатлыгы банктан алган үз акчасын түләү хисабына югалту булып чыга.

Бу хакта бүген “Татмедиа” ААҖ мәйданчыгында журналистлар белән очрашкан ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының оператив эзләү эшчәнлеген оештыру идарәсе (УООР) башлыгы Владимир Иванов бәян итте һәм табылган акчага кызыкмаска, ә полициягә хәбәр итәргә кирәклеген искәртте.

news_right_1
news_right_2
news_bot