news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанга Михаил Мишустин килде

Казанда 29-30 апрельдә узачак Евразия хөкүмәтара советы утырышы уза.

Татарстанга Михаил Мишустин килде

(Казан, 28 апрель, «Татар-информ»). Россия Премьер-министры Михаил Мишустин Татарстанга килде. Федераль Министрлар Кабинеты башлыгын Казанның Габдулла Тукай исемендәге Халыкара аэропортында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды.

«Россия Премьер-министры Казанда 29-30 апрельдә узачак Евразия хөкүмәтара советы утырышында катнашу өчен килде», — дип хәбәр итте Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.

Евразия икътисади берлеге — халыкара икътисади интеграция оешмасы, аның составына Россия, Беларусь, Әрмәнстан, Казахстан, Кыргызстан керә.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, чарада катнашу өчен Казанга Белоруссия һәм Казахстан премьер-министрлары Роман Головченко һәм Аскар Мамин килгән иде.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100