news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанга медицина битлекләре киләсе атнада китертеләчәк

Любовь Шәйхетдинова: Казан, Яр Чаллы, Кукмарада эшли торган даруханәләрнең 30-40 процентында вируска каршы көрәшү өчен кирәкле дарулар бар

(Казан, 12 ноябрь, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). Иртәгә, 13 ноябрьдә, сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш өлкәсендә күзәтчелек итү Федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе белгечләре Казанның Вахитов районындагы даруханәләрне тикшерәчәк. Идарә башлыгы урынбасары Любовь Шәйхетдинова “Татар-информ” агентлыгына биргән әңгәмәсендә белдергәнчә, даруханәләрдәге вируска каршы препаратлар һәм даруларны бәясен арттырып сату очраклары булуга тикшерү эшләре моннан бер ай элек башланды. Әле ул вакытта вируска каршы даруларга, битлекләргә сорау зур түгел иде. “Соңгы көннәрдә Казан, Яр Чаллы, Кукмарада эшли торган даруханәләрне тикшерү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, даруханәләрнең 30-40 процентында вируска каршы көрәшү өчен кирәкле дарулар бар. Монда сүз күбесенчә республикабыздагы эре даруханә челтәрләре турында бара. Башка даруханәләрдә кирәкле препаратлар, чыннан да, юк. Алар күпләп сату оешмаларының складларында да юк. Даруханәләрне монда гаепләп булмый. Билгеле булганча, даруларны күпләп сатучы ширкәтләрнең күбесе - Мәскәү вәкиллегенең бүлекләр, һәм алар даруларны Мәскәүдән китерелүен көтеп кенә утыра. Җитештерүче ширкәтләрдән даруларны сатып алырга хокукы булган оешмалар бар булуын. Әмма алар да даруларны китерү графигы буенча эшли. Алар әлеге графиктан тайпыла алмый. Җитештерүче ширкәттән дарулар алынган очракта да, алар кайвакыт даруханәләргә барып җитәргә дә өлгерми - сатылып бетә. Ничек кенә булмасын, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы “Арбидол” исемле киң кулланыла торган препаратның кирәкле запасын булдырырга кушты. Хәзер “Таттехмедфарм” складында даруның 6 мең төргәге ята. Алар белән эпидемия чыккан вакытта дәвалау учреждениеләрен тәэмин итү күздә тотыла”, - диде Любовь ханым.
Белгеч сүзләренә караганда, берәмләп сатучы оешмалар даруларга бәяне 25 проценттан да артык күтәрмәскә тиеш. Тикшерү күрсәткәнчә, даруханәләрдә препаратларны бәяне арттырып сату очраклары күзәтелмәгән.
Любовь Шәйхетдинова республикабыздагы даруханәләрдә битлекләр булмау мәсьәләсенә дә тукталды. Әлеге проблеманы халык үзе тудырды, диде ул. Сорау зур булмаганда, битлекләр даруханәләрдә җитәрлек иде. Бүген аларга заказлар ясалган. Битлекләрне Алмания, Кытай җитештерәчәк. Күпләп сатуда Кытай битлекләре – 10 сум, Алманиядә тектерелгәннәре 13 сум торачак. Эшмәкәрләрне без бәяне күтәрүдә гаепли алмыйбыз. Бизнес бит ул. Киләсе атнада битлекләр сатуда булырга тиеш, дип ышандырды Любовь ханым.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100