news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанга Мәккәдән хаҗиларның беренче төркеме кайтты

12 июньдә «ДУМ РТ Хаҗ» рәсми операторы ярдәмендә хаҗ кылган Татарстан хаҗилары Казанга кайта башлады. Казанның Габдулла Тукай исемендәге Халыкара аэропортында иртән иртүк аларны хаҗ операторы вәкилләре, якыннары, дуслары һәм гаилә әгъзалары каршы алды, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте.

Беренче булып туган җиргә казый, Ютазы районы имам-мөхтәсибе Марат хәзрәт Мәрданшин җитәкчелегендәге хаҗилар төркеме аяк басты . Аннары кич белән 168 хаҗидан торган тагын 4 төркем кайтты. 13 июньдә 150 кешедән торган 3 төркем кайтып җитәчәк.

«ДУМ РТ Хаҗ» рәсми операторы ярдәмендә хаҗ кылган соңгы төркеме Казанга 21 июньдә кайтып җитәчәк дип көтелә.

2025 елда «ДУМ РТ Хаҗ» рәсми операторы аша Татарстаннан 1800 кеше изге урыннарга китте. Барлык хаҗилар да хаҗ йолаларын уңышлы башкарды һәм үзләрен яхшы хис итә. Хаҗ вакытында аларны шәригать хокукын һәм гарәп телен белгән тәҗрибәле җитәкчеләр, һәм ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан беркетелгән 20 табиб озатып йөрде, диелгән хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot