news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанга Кытайдан килгән битлек җитештерү станоклары дүшәмбе көнне эшли башлаячак

Яңа җиһазлар ярдәмендә Казанда һәм Түбән Камада аена 15 миллионнан артык бер тапкыр кулланыла торган битлек җитештереләчәк.

Татарстанга Кытайдан килгән битлек җитештерү станоклары дүшәмбе көнне эшли башлаячак
пресс-служба ПАО «Нижнекамскнефтехим»

(Казан, 12 апрель, «Татар-информ»). Кытайдан 10 апрельдә килгән җиһазларда медицина битлекләрен җитештерү буенча «Түбән Кама нефть химиясе» ГАҖнең автоматлаштырылган линиясен эшләтеп җибәрү төгәлләнеп килә. Бу хакта предприятиенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүгенге көндә җитештерү процессын көйләү, продукция чыгару буенча барлык механизмнарны җайга салу бара.

«Дүшәмбе көнне, 13 апрельдә, линия тулы куәтенә эшли башлаячак һәм хезмәткәрләр конвейердан ук медицина битлекләренең беренче партиясен алачак», — диелә хәбәрдә. Линия сәгатенә 4 мең битлек чыгара ала.

Эшләтеп җибәрү барышы белән «Түбән Кама нефть химиясе» ГАҖ генераль директоры Айрат Сафин танышты.

Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Кытайдан килгән җиһазлар ярдәмендә Казанда һәм Түбән Камада аена 15 миллионнан артык бер тапкыр кулланыла торган битлек җитештереләчәк. 

news_right_1
news_right_2
news_bot