Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанга Кырым Республикасы делегациясе килде
«Казан» халыкара аэропортында аларны Президент Рөстәм Миңнеханов каршы алды
(Казан, 15 ноябрь, "Татар-информ"). Кичә Татарстанга Кырым федераль округында Россия Федерациясе Президентының Тулы вәкаләтле вәкиле Олег Белавенцев һәм Кырым Республикасы башлыгы Сергей Аксёнов җитәкчелегендәге делегация килде.
«Казан» халыкара аэропортында аларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды. Татарстанга эш сәфәре барышында Кырым делегациясе әгъзалары Казан федераль университетында, «Эйдос» инжиниринг үзәгендә, Казан агросәнәгать паркында, ИТ-паркта, «Химград» технополисында булачак. Шулай ук алар Яшел Үзәннең Горький исемендәге заводына барачак. Эш сәфәренә Казан Кремленда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда йомгак ясалачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз