news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанга кыр казлары һәм челәннәр кайта башлады

Татарстанга кыр казлары һәм челәннәр кайта башлады
Фото: ТР биоресурслар буенча дәүләт комитетының матбугат хезмәте

Татарстанга көньяктан кыр казлары һәм челәннәр кайта башлады. Күчмә кошларны республиканың Чүпрәле районында күреп алдылар, дип хәбәр итә ТР биоресурслар буенча дәүләт комитетының матбугат хезмәте.

Ведомствода аңлатуларынча, кайтучы кошлар азык өчен басуларда туктала, чөнки озын очышлар зур энергия запасы таләп итә.

Узган 2023 елда күп кенә күчмә кошлар Татарстанга ике атна алдан кайткан иде. Аларның кайберләре көзнең җылы булуы сәбәпле ноябрьгә кадәр республикада калды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100