news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Татарстанга Краснодар краеннан кукуруз орлыклары кайтарылган

Экспертиза орлыкларның язгы чәчүгә яраклы булуын күрсәтте

 (Казан, 3 февраль, «Татар-информ»). Татарстанга Краснодар краеннан кукуруз орлыклары кайтарылган. Экспертиза орлыкларның язгы чәчүгә яраклы булуын күрсәтте, дип хәбәр ителә Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге хезмәтенең ТР буенча идарәсе рәсми сайтында.

Бу йөк карантин сертификаты белән Краснодар краеның Гулькевичи районыннан китерелде.

Тикшерү вакытында орлык үрнәкләре “Татарсан төбәкара ветеринария лабораториясе” ФДБУ нә җибәрелгән, карантин объектлары табылмаган. Белгечләргә дәүләт карантин фитосанитар контроле акты тапшырылган.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100