Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанга кош гриппы янамый дип 100 процент әйтеп булмый — Идрис Гатин
Авыру килеп чыкмасын өчен, Дәүләт ветеринария күзәтчелеге җитәкчесе һәрдаим профилактика чаралары күрергә өнди
(Казан, 17 гыйнвар, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Татарстанга кош гриппы янамый дип 100 процент әйтеп булмый. Татарстан Респубикасы Хөкүмәте Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге хезмәтенең Дәүләт ветеринария күзәтчелеге бүлеге башлыгы Идрис Гатин “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына шулай дип белдерде.
“Татарстанда кошчылык фабрикалары 100 процент диярлек ябык режимда эшли һәм барысы да контрольдә тотыла. Кош гриппы бездә 2006, 2007 елларда көчле булды. Шуңа да бу юнәлештә без актив эш алып барабыз. Һәрдаим мониторинг уздырабыз, лабораторияләрдә тикшеренүләр үткәрәбез. Әмма кош гриппы янамый дип 100 процент әйтеп булмый. Африка чумасы буенча да бик күп профилактика уздырдык, әмма барыбер чыкты”, - диде Идрис Гатин.
Мәгълүм булганча, кош гриппы очраклары 2016 ел азагында Тыва Республикасының Убсу-Нур күлендәге кыргый кошларда, Калмыкия, Краснодар, Әстерхан һәм Ростовтагы йорт кошларында ачыкланган иде.
Быел исә әлеге авыру очраклары Воронеж өлкәсе зоопаркындагы кыргый кошларда һәм Краснодардагы сусаклагычта теркәлде.
Татарстан зоопарклары һәм сулыклары һәрдаим контрольдә тора, без аны беркайчан да “йомшартканыбыз” юк, дип белдерде Дәүләт ветеринария күзәтчелеге бүлеге башлыгы. Ул шулай ук зоопарктагы кошларның һәм сулыкларның һәрдаим тикшерелүен дә билгеләп үтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз